Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чисталык атналыгы бара

Бу атнада дөнья күләмендә “Сделаем!” дип исемләнгән экологик атналык бара. Акциягә дөньяның 150 иле кушыла. Оештыручылар чарага 200 меңгә якын кешене җәлеп итәргә ниятли.

Акция берничә бурычны хәл итүгә юнәлтелгән: аерым биләмәләрдә тәртип урнаштыру гына түгел, ә һәр районда өмә үткәрелгән урында чисталыкны саклау мисалын булдыру да мөһим. Табигать сөюче, тирә-як мохит торышына битараф булмаган район халкын әлеге чараларда катнашырга, биләмәләрне, зиратларны чистарту өмәләренә чакырабыз. Атна дәвамында чүп савытлары тирәләренә бәрәңге сабаклары, агач ботаклары чыгару, урман, су буйларын ышыклау полосаларын чүпләү, алардан “шашлычная” ясау, чарага каршы юнәлдерелгән гамәл буларак та кабул ителергә мөмкин. Экология акциясендә катнашучыларның хезмәтен хөрмәт итик!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев