Чын безнеңчә матур, милли чара
Бүген, ягъни 12 апрель көнне, Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе базасында районыбыз мәктәпләре арасында үткәрелүче Фатих Хөсни иҗатына багышланган “Мәктәп театрына киң юл” проекты кысаларында “Әдәби хәзинә” районкүләм интернет-проектлар бәйгесенең йомгаклау этабы булып үтте.
Шунысы игътибарга лаек, алтынчы тапкыр үткәрелүче зур тәрбияви көчкә ия әлеге бәйге башкаларыннан миллилеге белән аерылып торды. Сөекле язучыбыз, “йөзек кашы”быз, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, республикабызның халык язучысы Фатих Хөснинең кендек камы тамган җирлектә, шундый күркәм бәйге үткәрелеп килүен белми идем. Оят булса да әйтим, гәрчә алтынчы тапкыр үткәрелсә дә. Саф татар телендә сөйләшүче, фикер йөртүче, җырлаучы, дәртле, шаян биюләребезне, гасырлар дәвамында сакланып килгән милли ядкарьләребезне, милли бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, бер дигән итеп башкаручы балалар үсеп килүен күреп, сөенеп кайттым. Аларның чыгышын тамаша кылганда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның: “ Халык зур ул, көчле ул, бөек ул, шагыйр ул, әдип ул” - дигән канатлы сүзләренә тагын бер кат инандым. Тукаебызның “Әллүки”ендәгечә, чын безнеңчә матур, милли чара. Аны ачу тантанасында укучыларыбызны һәм аларның остазларын район мәгариф бүлеге методисты Гөлфинә Мидхәт кызы Сәхәбиева сәламләсә, бүләкләү тантанасын, алар, мәктәп директоры Марат Мөхәрләм улы Сөнгатуллин белән бергәләп башкардылар.
Чараны алып баручылар билгеләп узганча, “Әдәби хәзинә” районкүләм интернет-проектлар бәйгесе ике этапта үткәрелгән. Беренче этапта районыбыз укучылары видеоязмалар аша көч сынашса, бүген исә, икенче этапка узган иҗадый укучылар “Рухи мирас”, Кызыклы кеше язмышы” социаль челтләрдә шәхси, файдалы һәм популяр булган берләшмә, сайтны тәкъдир итү кебек номинацияләр буенча чыгыш ясадылар.
Бәйгенең йомгаклау этабы һәм җиңүчеләре турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев