Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Данлыклы комбайнчы истәлегенә

Бүген, ягъни 10 ноябрь көнне, Баландыш төп мәктәбе базасында унҗиденче тапкыр 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы Миңнегали Сафин истәлегенә һәм Баландыш авылы Кубогына татарча көрәш ярышлары булып үтте.

 “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Марат  Низамов иганәсенә, аның урынбасары Фәнис Җәләлиев оештыруында үткәрелгән ярышта барлыгы 82 яшь көрәшче катнашты.

Ярышлар 13 үлчәү авырлыгында узды. Аны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты һәм яшь батырларга үзенең изге теләкләрен җиткерде, Миңнегали ага белән бәйле булган истәлекләре белән уртаклашты. Моннан тыш, тантанада Марат Низамов белән Миңнегали аганың оныгы Гөлгенә Сафина да чыгыш ясады.

Әлеге ярыш та, гадәттәгечә, мавыктыргыч һәм киеренке узды. Җиңүчеләргә һәм алдынгы урыннарга чыккан укучыларга ярышларның иганәчесе тарафыннан әзерләнгән акчалата призлар, Дипломнар һәм медальләр тапшырылды.

Командалар беренчелегендә призлы урыннарны Теләче урта, Баландыш төп һәм Олы Мәтәскә урта мәктәбе командалары яулады. Ярышларның күчмә Кубогы Теләче урта мәктәбе командасына тапшырылды.

 Көн буе дәвам иткән милли көрәш бәйгесе турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз. Аның барышын, ачу һәм бүләкләү тантаналарын түбәндәге фоторәсемнәрдә күрәсез.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев