Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Дүртенчесе

Бүген «Дулкын» йөзү бассейнында дүртенче тапкыр «Теләче» спорт мәктәбе тренеры-укытучысы Роберт Нәгыйм улы Әхтәмов призына һәм иганәсенә 2010-2011, 2012, 2013, 2014, 2015, 2016, 2017 һәм 2018 елларда туган кызлар һәм малайлар, яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча Яңа ел турниры булып үтте.

Ярышлар алдыннан яшь йөзүчеләребезне муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин сәламләде һәм ярышта катнашучыларга уңышлар теләде. 

Үзенең чыгышында ул спортның йөзү төрен Олимпия уеннары төре булуын ассызыклап, йөзү спорты белән шөгельләнү өчен республикада, шул исәптән районыбызда да зур мөмкинлекләр булуын билгеләп үтте. Күнегүләргә даими йөрү кирәклеген искәртте. 

Киеренке һәм мавыктыргыч ярышлар бер сулышта үтте. Ярышта җиңүчеләрне һәм призлы урын яулаучыларны ярышларның  иганәчесе Роберт Әхтәмов, «Теләче» спорт мәктәбе тренеры Азат Шәйхетдинов һәм «Ак барс Банкы»ның Теләчедәге өстәмә офисы директоры Фидәил Мортазин бүләкләде. Аларга Мактау грамоталары, медальләр тапшырылды.

Азактан, барлык йөзү турнирында катнашучылар Роберт абыйлары кулыннан татлы Яңа ел күчтәнәчләре кабул итеп алдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев