Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Ел укытучысы»нда

«Ел укытучысы» - Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге.

Бу чара иң яхшы укытучыларны билгеләүдән кала, һөнәри осталык белән бүлешү мәйданчыгы да.​ Бәйгенең Татарстанда узган финалына "Ел укытучысы" номинациясендә – 45 укытучы үтте. Шулар арасында Олы Нырсы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фадеев Рем Сергеевич та бар иде. Рем Сергеевич жюри каршында беренче көнне дәрес үткәрсә, икенче көнне уңышлы гына тәрбия чарасы күрсәтте.
24 нче март көнне​ «Әкият» курчак театрында «Россиянең Ел укытучысы – 2023» конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды. Шушы тантанада Рем Сергеевич катнашучы дипломы белән бүләкләнде. Аны чын күңелдән котлыйбыз! Әфәрин, Рем Сергеевич! Алга таба да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев