Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Елаттылар да, көлдерделәр дә…

Бу көннәрдә авыл клубларында һәм мәдәният йортларында зур уңыш белән районкүләм театраль фестиваль бәйге бара. Әле бер, әле икенче авыл халкы спектакль карап рәхәтләнә. Мисал өчен, 12 февраль көнне әлегедәй бәхеткә Күкчә авылы халкы, чара кунаклары иреште.

Авыл клубы мөдире Рәйхана Антонова җитәкчелегендәге театраль берләшмә бу көнне тамашачы хозурына Гөлшат  Мөхәммәдшинаның “Гафу итә алсаң, әгәр” дип исемләнгән сәхнә әсәрен тәкъдим итте. Шунысы сөенечле, тамашачы белән тулы залда үтте. Кем әйтмешли, алма төшәрлек тә урын юк иде. Авылдашлары үзләренең яраткан артисларына алкышларын, чәчкәләрен кызганмады. Үз чорында  “Театр яктылыкка, нурга илтә”, - дип язып калдырган сөекле Тукаебыз мең тапкыр хаклы. Күкчәлеләр үз тамашачыларын еллаттылар да,  көлдерделәр дә.

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев