Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фаҗигага туры юл

Автомобиль белән хәрәкәт иткәндә каршы як полосага чыгу - фаҗигага туры юл. Кызганыч, районыбыз юлларында гамьсезлек һәм саксызлык күрсәтүче йөртүчеләр очрап тора

Узган елның өч аенда районыбыз юлларында тоташ линияне кисеп, каршы як полосага 16 йөртүче чыккан булса, быел исә әлеге төр кагыйдәне бозучыларның саны 21 гә җиткән. Үсеш - 31,3%.

Мәсәлән, 30 апрель көнне 22.00 сәгатьтә Казан шәһәрендә яшәүче 45 яшьлек М. Казан - Шәмәрдән юлының 66 чакрымында тоташ линияне кисеп, каршы як полосага чыга һәм юл-транспорт һәлакәте ясый. Ул “Кеа - Серато” автомобиле белән Теләче - Казан юнәлешендә хәрәкәт иткәндә Россия Федерацияcе Юл йөрү кагыйдәләренең 9.1 10.1 пунктларын тупас бозып, ягъни тиешле тизлек режимын сакламыйча, каршы як полосага чыга һәм каршыга килүче “Форд - Фокус” автомобиле белән “маңгайга - маңгай” бәрелешә. Нәтиҗәдә, “ФордФокус” автомобиленең йөртүчесе, 31 яшьлек райондашыбыз А. һәм пассажирлары төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар. Хәзер район дәүләт автоинспекцияcе хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү алып барыла.

Юл хәрәкәте иминле ге дәүләт инспекцияcенең район бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның өч аенда районда бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда бер кеше тән җәрәхәте алган. Узган ел бу чорда районыбыз юлларында биш юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, ике кеше үлгән, җиде кеше тән җәрәхәте алган булган. Быелның өч аенда республикада теркәлгән юлтранспорт һәлакәтләренең саны - 637. Аларда 50 кеше үлгән, 353 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. 2022 елда республикабыз юлларында 637 юлтранспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 70 кеше үлгән, 336 кеше тән җәрәхәте алуга дучар булган.

Дәүләт автоинспекцияcе хезмәткәрләре юлларда иминлекне тәэмин итү - яшәешебезнең уртак максаты һәм мәгънәсе икәнлеген искәртә. Югарыда телгә алынган очрак юлда йөрү культурабызның түбән булуын күрсәтә. Моның һәркемнең үзендә тәрбияләве мөһим. 

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев