Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гади бәйрәм түгел

29 май көнне Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе булып үтте.

Бу  гади генә  бәйрәм  түгел. Бу  балачак  дигән  матур  илнең  беренче  баскычы  белән  саубуллашу. Без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле 6  балабызны  мәктәпкә белем алырга озатабыз. Әлеге бакчада шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды- бергә көлдек,  бергә уйнадык, шаярдык, бергә күп яңалыклар ачтык.   Бүген безгә бик моңсу.  Шуклыклары белән сөендергән нәни дусларыбыз бездән китә.  Алар безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иттеләр,  зур ярдәмчеләребез булдылар. Бу балалар төрле конкурсларда , олимпиадаларда катнашып урыннар да алдылар.Һәрбесе җырлый, бии, шигырь сөйли. 

Балалар!  Киләсе тормышыгызда да матур истәлекле вакыйгалар күп булсын. Әлеге бәйрәм көне күңелегездә озак саклансын иде. Мәктәптә дә тырыш, тәртипле укучылар булыгыз. Хәерле ак юл сезгә!

Гөлгенә Солтангәрәева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев