Гаилә елы уңаеннан
2024 ел - Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре Алан урта мәктәбе, «Әллүки» балалар бакчасы белән берлектә, «Әтиле-әниле бәхетле балачак» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәргәннәр.
Бәйрәмдә Кашаповлар, Хөсәиновлар, Хаҗиевлар, Исмагиловлар, Авхаловлар, Насыбуллиннар, Сабирҗановлар һәм Дәүләтшиннар гаиләләре катнашкан. Матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барган бәйрәмнең иганәчесе Фазылҗанов Ильдар Фәрит улына зур рәхмәтләрен җиткерә оештыручылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев