Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Газ ягулыгы белән сак эш итеп, дөрес файдаланып, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде

Каты салкыннар башланды. Мондый көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының башлары боз белән капланмасын өчен аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Вентиляция каналларын каплап, томалап кую тормышыбыз өчен аеруча куркыныч. Өстәп шуны да әйтәсе килә, күпкатлы йортларда яшәүче райондашларыбыз газ ягулыгын куллануда икеләтә игътибарлы булсыннар иде.

Аш бүлмәсе, ягу бүлмәләрендә газ приборлары эшләгән вакытта һава алу өчен форточкалар ачарга онытмыйк. Газ мичләрен кабызыр алдыннан иң элек суыру көчен тикшерү, төтен-вентеляция юлларының төзеклеген, аларның чиста, тыгылмаган булуларын карау, төтен һәм вентеляция каналларындагы суыру көчен даими тикшереп тәртиптә тоту, безнең хәвеф-хәтәрсез яшәешебезнең дөрес кагыйдәсе.

Газ приборы эшләмәгән яки газ исе сизелгән очракта, кранны ябарга, булмәне җилләтергә һәм куркыныч янамый торган урынга чыгып Сабагаз идарәсенең авария диспетчерлык хезмәтенә 2-32-04 номерына шалтыратуыгыз сорала. Җаваплылык хисен югалтмыйча, газ ягулыгы белән сак эш итеп, дөрес файдаланып, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәсәк, Яңа елларыбыз да якты, шатлыклы булыр! Якыннарыбызга, әйләнәтирәбезгә ихтибарлы, ихтирамлы булып яшик!

Теләче район газ хуҗалыгы.

Фото:https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев