Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Гөлүс Хәбибрахманов: «Зәйнәп апа белән дует җырлар идем...»

«Артист белән әңгәмә» рубрикасының бүгенге кунагы - райондашыбыз, популяр җырчы Гөлүс Хәбибрахманов. Без аннан сәхнә тормышы, бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнүе, киләчәккә булган уй-фикерләре турында сораштык.

- Сәхнәгә тәүге адымнарыңны ничә яшьтә ясадың, Гөлүс? Үкенмисеңме бу юлдан киткәнгә?

- Кечкенәдән җырлый идем. Балачагым Сауш авылында узды. Җәй көннәрендә басуда агитбригадаларда, кышларын клубта  бер бәйрәмне дә калдырмый идем. Үсә төшкәч, районда узган  чараларда катнаша башладым.  1997 елны , авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча,  Алабугага укырга кердем.  Анда да  сәхнәдән төшмәдек. Соңрак мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамладым.  Шул вакыттан сәхнәдә сольный карьерам башланды дияргә була. Инде менә хәзер сәхнәдә узган  егерме елыма борылып карыйм да, үкенәм дип әйтәлмим, миңа бик  ошый хезмәтем.  Һәр кеше үз эше буенча профессиональ булырга тиеш бит. Шушы еллар дәвамында мин  эшемне алмаштырмаганмын икән, димәк мин кемгәдер кирәк, минем җырларымны тыңлаучылар бар, шуңа күрә үкенмим тамчы да.

-  Танылып кына килүче җырчыларга эстрадада кыенмы?

-Сәхнәгә беренче адымнар ясау бик кыен. Болай гына аны әйтеп бетереп тә булмый. Эчке кухнясы бик катлаулы аның.  Халык бит аның аларын  күрми, җитәкчеләр дә күрми, мәдәният йортында эшләүче гади  мәдәният хезмәткәрләре дә белми аны. Ярдәм итәм дип тормыйлар  хәзер яшьләргә. Бөтен җирдә акча кирәк. Иң мөхим әйбер шушы хәзер. Таныш-белешләрең булу да кирәк. Үзең генә син бер нәрсә эшли алмыйсың. Командаң булырга тиеш. Җиңел булса, бөтен җырлый белгән кеше артист булыр иде, бөтенесе концерт куяр иде. Кеше барырга тормый бит синең концертыңа, аларны ни белән булса да шаккаттырырга кирәк.  

- Хәзер һәр җырчының үз киенү стиле? Син киемнәреңне үзең сайлысыңмы?

- Әйе,  аерылып торырга кирәк башкалардан. Кием өстендә гел эшлибез, эзләнәбез. Үзем генә сайламыйм, команда белән уйлыйбыз. Элегрәк ничектер җиңелчәрәк киенә идем, хәзер җырларым үзгәрде, җитдиерәк киемнәр кияргә тырышам. Заманага яраклашып, үзгәртеп торсаң яхшырактыр дип уйлыйм.

-  Ялгышмасам, хәйран җырыңа клип төшердегез. Күп акчалар кирәктер?!

- Клип төшерелгән җырлар хәйран  - җидәү бугай. Бер җырга 100 мең китә уртача. Кеше әйтә инде, нәрсәсе бар ул видео төшерүнең, дип. Барсына да түләргә кирәк бит. Төшерүчесенә дә, актерына да, юл чыгымнары да бар, һәм башкалар... Кайберәүләр әйтә, кирәкме инде бу сиңа ди. Кемгәдер җырларга кирәк булса, бушка җырларга кушалар. Мәсәлән, мунча төзеп йөри ди берәү. Ә мин аңа бушка җырлап китәргә тиеш. “Син  миңа бушка мунча төзеп бирәсеңме соң”, дим, “юк” ди. Шулай булгач. Ник мин бушка җырларга  тиеш соң? Ул бит минем икмәк.


- Җырчылардан кемне үзеңә өлге итеп аласың?

- Зәйнәп Фәрхетдинова - бик яратам аның иҗатын. Яшьләрдән - Ильшат Вәлиев. Резидә Шәрәфиеваны яратып  тыңлый идем.  Сәхнәдә үз -үзен аямыйча  эшләүчеләрне хөрмәт итәм, алар -  Радик Юлъякшин, Фирдүс Тямаев, Илсия Бәдретдинова, Марат Яруллин, Илнат Фархуллин.

- Син бит гел юлда. Машинаңда күбрәк кайсы җырчыларны тыңлап йөрисең?

- Күбрәк радио тыңлап йөрибез. Татар раиосы, Болгар радиосы. Туган якларга кайтсак - Саба радиосын. Кайвакыт үземнең җырларны да  тыңлап алам.

- Кем  белән дуэт яздырасың килә?

- Зәйнәп апа Фәрхетдинова  белән яздырыр идем берәр җыр. Зәринә Хәсәншина белән. Вакыты җитәр дип уйлыйм, дует та җырларбыз әле (көлә)

- Репертуарыңда барлыгы ничә җыр бар? Иң күп тыңланганнары кайсы?

- Бүгенгесе көндә репертуарда 16 лап җыр бар. “Син минеке” җырын бик күп тыңлыйлар. Соңгы вакытларда “Яшибез бер генә” популярлашып бара. Махсус хәрби хезмәттә булган егетләргә багышланган “Мин белән көтәләр!” җырын да бик яраттылар.

- Сольный концертың була дип ишеттек. Куркытамы?

- Әйе, 7-8 ноябрьдә,    Казанның  “Чулпан” мәдәният үзәгендә концертым булачак, Аллаһ боерса. Бик куркыта. Авыл дәрәҗәсе яисә район гына түгел бит. Эше бик күп. Заманча итеп эшләргә кирәк бөтен нәрсәне, кешегә ошарлык итеп. Элеккечә, үзең генә  чыгып басып, яныңа гармунчы бастырып куеп кына булмый хәзер. Экраны да, көчле аппаратурасы да, кызыклы программасы да кирәк. Эшне башлап җибәрдек инде.

- Гаиләң турында да сөйләп кит инде.

- Тормыш иптәшем Галия. Күп еллар “Ватаным Татарстан” газетасында, Интертатта журналист булып эшләде. Хәзер ул минем командада. Кайбер җырларымның сүз авторы да ул. Улыбыз Рәсүлгә 17 яшь тулды.  Театр юнәлеше буенча укырга кереп йөрибез. Бик актив ул,  тик торырга яратмый, җырлый, уйный, бии. Кызыбыз Мәдинә, ул да уен коралларында  уйный, җырлаштыргалый. Казанда яшибез. Авылга бик еш кайтабыз, ике якка да - Теләчегә әни янына, Сабага бабай янына. Җәй көннәрендә гел авылда инде без.

Гөлүс белән хәбәрчебез Зөлфия Ибраһимова сөйләште. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев