Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Гуманитар ярдәм озаттылар

Бүген Теләче районы гуманитар ярдәм озатты.

Соңгы көннәрне волонтер кызларыбыз, апалар, көнне-төнгә ялгап эшләделәр. Алып килгән продуктларны, кирәк-яракны барлап, тәртипләп тутыру зарур. Гуманитар ярдәм китәсе көнне дә өлкән яшьтәге апалар, хөрмәләрне, мандариннарны тартмалап алып килде. Барганда өшәмәсен диеп, төрергә җылы юрганнарга кадәр алып килгәннәр.  Барсының теләге бер, егетләр исән-сау гына булсыннар, аз гына ярдәм итә алабыз икән  без бик шат диде ярдәм алып килүчеләр. Авылларыбыз да апалар токмач кистеләр, Алан җирлегендә пилмән ясадылар.  Әлеге пилмәннәрне, итләрне хәрби операциянең беренче көннәреннән ярдәмгә алынган Илдар Фазылҗанов суыткычлы машинасы белән алып китте.  

Районыбызның эшмәкәрләре, оешмаларда эшләүчеләр һәм өлкән буын вәкилләре, читтә яшәүче якташларыбыз берсе дә читтә калмады. Мәктәп укучылары да хәрби операциянең нәрсә икәнен аңлап, ярдәм итәргә тырыша. Мәктәпләрдә төрле акцияләр оештырыла. Укучылар кирәкяраклары алып бара, Теләче урта мәктәбендә окоп шәме ясыйлар. Якташларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткереп, тизрәк кайтуларын теләп хатлар язалар. Яңа ел алдыннан һәрбер якташыбызга махсус Яңа ел күчтәнәчләре тутырылды. Продукция да байтак тупланды. Бер зур йөк машинасы  төзелеш материаллары төялде. Шулай ук егетләр сораган генератор, машина тәгәрмәчләре һәм башка күп санлы кирәк-яраклар  озатылды. Алар арасында  квадрацикл, мотоциклар да бар. Шулай ук УАЗ, Нива машинасы да. Әлеге зур финанс сорый торган техникалар район хакимияте һәм  изге күңелле эшмәкәрләр ярдәме белән алынды. Техникаларны Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт тикшерүе бүлегенең Теләче районы буенча районара җитәкчесе Эмиль Гаязов ремонтлап, барлап чыкты. Аның тарафыннан ремонтланган, якташларыбызга киткән бу  17 машина иде. Кыска вакытлы ялга кайтучы гуманитар ярдәм илтүче машиналар белән янә хәрби операциягә кузгалды. “Рәхмәт бик авыр вакытлар булды, нәкъ менә шушы гуманитар ярдәм нәтиҗәсендә генә без исән калдык дияргә була. Иң яхшы ярдәмнәр безнең Татарстаннан килә”, - диде сөйләшү барышында. Йөк машиналарына төялгән гуманитар ярдәм егетләргә тапшырылган. Алар район халкына, якташларга олы рәхмәт хисләрен җиткергәннәр.

Бу изге эштә катнашкан һәркемгә ихлас күңелдән рәхмәт әйтәбез. Хәрби хезмәттә булган райондашларыбызның исән-сау булып, туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев