Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һөнәри бәйрәм котлавы

Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, милиция һәм полиция ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән ихлас тәбриклибез.

 Бу тарихи истәлекле көн - фидакарь хезмәтегезгә җәмгыятьнең ихтирам белән карау билгесе ул. Хокук һәм җәмәгать тәртибен саклауда эшчәнлегегез һәрчак югары бәяләнә, тормыш-көнкүрештә иминлек тәэмин итүчеләр буларак, кешеләр киеренке вәзгыятьләрдә сезгә таяна. Үз бурычыгызны закон кушканча үтәп, районда җәмәгать иминлеген тәэмин итү, милеккә кул сузучыларны кисәтү, хокук бозучыларны тәрбияләү эшенә зур өлеш кертәсез. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, кешеләр иминлеге хакына авыр һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев