Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Ягез әле, остазлар!» исемле район бәйгесе узды

Теләченең икенче номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында, педагог һәм остазлар елына багышланган, «Ягез әле, остазлар!» исемле район бәйгесе узды.

Бәйгедә үз осталыкларын, балаларга һәм үз һөнәрләренә мәхәббәт белән караучы, биш остаз күрсәтте. Алар бәйгенең сынаулары барышында мәктәпкәчә белем бирү педагогикасы өлкәсендә теоретик белемнәре, үзләренең кызыклы педагогик табышлары һәм эш тәҗрибәләре белән уртаклашып кына калмадылар, үзләренең сәләтләрендә күрсәттеләр. Бәйгене күзәтеп бәяләп барган профессиональ жюрига җиңүчеләрне һәм номинантларны билгеләү җиңел булмады, чөнки остазларның барысы да моңа лаек иде. 


 - Безнең балалар бакчасы данын әлеге бәйгедә озак еллар буе тәрбияче булып эшләгән остазыбыз - Юсупова Гөлсинә Фәүхетдин кызы яклап чыкты һәм " Үз эшенең остасы" номинациясендә җиңү яулады. Аны әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә эшендә зур уңышлар телибез! - дип хәбәр итте әлеге балалар  бакчасыннан Нурия Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев