Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Ягымлы яз» да

9 июнь көнне Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Ягымлы яз» татар милли мәдәнияты яшьләр фестиваленең йомгаклау концерты узды.

Фестиваль инде 32 тапкыр уткәрелә. Анда татар яшьләре куп торле юнәлешләрдэ үз көчләрен сыныйлар: музыка, хореография, мода, театр, декоратив сәнгать юнәлеше. Шулай ук фестиваль кысаларында "Ягымлы Язбикә" һәм "Язбатыр" билгеләнде. Бу фестиваль татар яшьләре өчен чын мәгънәсендә зур вакыйга булып тора. Алар уз сәнгәтен күрсэтеп кенә түгел,торле мастер-классларда,лекторийларда катнашып татар культурасынын тарихы,традицияләре белән танышып,аларны ничек заманлаштыру ысулларына да төшенделәр. Теләче сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче "Чулпан" бию коллективы кызлары да фестивальда үзләренең көчләрен сынап хореография номинациясендә мәртәбәле жюри игътибарына ике биюләрен тәкъдим иттеләр һәм йомгаклау концертында чыгыш ясау бәхетенә ия булдылар. Аларны икеләтә беренче дәрәҗә лауреат булулары белән чын куңелдән тәбрик итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев