Якташларыбыз иҗаты
Туган җирдә килә күрәсем...
Аяз күктән кояш нурын сибәр,
Җир җылыныр кояш нурыннан.
Кыр казлары очар,бик биектән-
Без яшәгән авыл турыннан.
Кыр казлары кайтыр Туган җиргә,
Тик тынычлык бирсен илләргә !
Исән булып илгә кайту язсын-
Яу кырыннан егет,ирләргә !
Биек күктән кабат ишетелер
Тургайларнын очып сайрауы...
Балаларның шат тавышы күмәр,
Мәктәп янын,Гомәр тауларын.
Туган илдә,үзе туган җиргә ,
Кабат чыгар кырга игенче...
Тик тынычлык булсын,тик тынычлык -
Һавалардан килсен җир исе !
Язны көтеп күңел дулкынлана,
Өмет итеп җиңү киләсен...
Ир-егетләр,илнең бөркетләрен,
Туган җирдә килә күрәсем !
Җәүдәт Мөхәмәтшин.
Казан-Сауш.13.01.2026 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев