Якташыбыз котлаулар кабул итте
Күптән түгел Кече Мирәтәк авылында туып -үскән талантлы якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы артисты Илнар Җиһангир улы Низамиев үзенең илле яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Әлеге уңайдан, 4 сентябрь көнне, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында аның катнашында Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае” әсәре буенча куелган юбилей спектакле күрсәтелде. Әлеге спектакльдә төп рольне - Иртуганны башкарган якташыбыз соңыннан туган көн тәбрикләүләре кабул итте. Котлаучылар арасында муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин да бар иде. Үзенең кереш сүзендә ул юбилярга иң изге теләкләрен, якташларыбызның кайнар сәламен җиткерде, алдагы иҗат һәм тормыш юлында зур уңышлар, иминлек, гаилә бәхете теләде. Азактан якташыбызга “Теләче районы алдындагы казанышлары өчен” медален, Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләк итеп биреләчәк атның сертификатын тапшырды.
“Без бит авыл малае” спектакле бүгенге көнне иң актуаль проблемаларының берсе - татар авылларының юкка чыгу мәсьәләсен күтәрә. Төп сюжет вакыйгалары Алпамыш авылы тирәсендә бара. Гаилә башлыгы Иртуган Иштуганов туган авылын саклап калу теләге белән яна, балаларына да туган нигезгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияли. Иштуганов нәселен дәвам итү һәм авылны үстерү өчен, улларының авылда төпләнүен тели әти кеше. Шушы изге ниятне тормышка ашырыр өчен, спектакль геройлары көтелмәгән адымга бара - кыз урлыйлар!
Юбилей спектакле һәм талантлы якташыбыз адресына җиткерелгән җылы сүзләр турыда сез тулырак “Теләче” газетасыннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев