Якыннарының кайгысын уртаклашабыз
Бүген Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстан хатын-кызлар създы (1995) делегаты, штаттан тыш хәбәрчебез Тәнзилә апа Шәрәфиеваның йөрәге тибүдән туктады.
Тәнзилә апаның урыны җәннәт түрләрендә булсын! Туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Тәнзилә Шәрәфи кызы Шәрәфиева 1942 елда Саба районы Ике басу Арташ авылында туган. Арча педагогия училищесын тәмамлап, 40 ел башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли.
Ул мәктәп елларында ук шигырьләр яза, стена газетасы чыгару эшен алып бара, мөгаллим булгач та, иҗат белән актив шөгыльләнә.
2007 елда “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы һәм 2009 елда балалар өчен “Батыр бәрән Карачәч” дигән китаплары басылып чыкты.
Тәнзилә апа оныгы Рәзинә белән “Салават күпере” журналы, “Татарстан яңа гасыр” телевидениесе белән берлектә үткәрелгән бәйгедә катнашып, “Иң тапкыр дәү әни һәм онык” дип исемләнгән номинацияләрдә дә җиңүче булган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев