Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

ЯҢА БӘЙГЕ

Хәзер ханым-туташлар зур эшләр белән мәшгуль - кыяр-помидор тозлый, маринадлый, компот каплый, төрледән-төрле, тәмле вареньелар ясый. Әйдәгез, шул уңайдан, бәйге игълан итик әле.

 Сездән матур фотолар белән рецептлар көтәбез! Эшләрегезне 89393967641 номерына юллый аласыз.

Һәм беренче катнашучыбыз, Казан шәһәрендә яшәүче Зилә Маулинадан

Крыжовник вареньесы:
1 кг крыжовник
1 апельсин
1 кг песок

Крыжовник + апельсинны мясорубкадан чыгарып, песок өстибез. Кайнап чыккач, сүндерәбез. 2- 3 сәгатьтән соң, утка куеп, кайнатып чыгарабыз hәм сүрән утта 10 - 15 минут болгатып торабыз. Әзер вареньены банкаларга тутырып куябыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев