Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Янгыннан сак булыйк

Карактан кала, янгыннан калмый, - диләр безнең татарда. Дөрестән дә, карак бөтен нәрсәңне күтәреп чыга алмый, ә менә янгыннан өең генә түгел үзеңнең дә исән калуың икеле.

Статистика буенча, кеше үлеменә китерә торган янгыннарның күбесе торак секторында килеп чыга. Янгын килеп чыгу куркынычы иң беренче чиратта аз керемле, авыр хәлле гаиләләргә яный. Ни өчен дигәндә, күп кенә очракта электр энергиясе өчен түләргә акчалары булмый, яисә бүтән сәбәпләр белән уяулыкны оныталар. Янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре бу куркынычны туктатуга караганда, аны бөтенләй булдырмау ансатрак дип саный. Социаль ярдәм бүлеге белән берлектә моның өчен күп кенә чаралар да күрелә. Бергәләп авыр хәллеләрнең өйләрендә булалар, йорт - җирләрнең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә килү - килмәвен тикшерәләр. 

 Бу уңайдан укучыларыбызның да тагын бер кат исләренә төшереп узасы килә - янгын килеп чыккан очракта төтен, бинада температура күтәрелгәнен сизсәгез - бүлмәдән чыгып, ишекне биксез генә ябып куегыз. "01" яки "112"телефонына шалтыратып, янгын сагын чакыртыгыз. Шул ук вакытта адресыгызны - урам исемен, йорт номерын, янгын урынын һәм фамилиягезне әйтергә онытмагыз. Утларны сүндерегез, газны өзегез. Төтенләнгән бүлмә буйлап бары идән буйлап шуышып яисә борыныгызга юеш чүпрәк каплап кына хәрәкәт итегез. Мөмкинлегегез булса янгын сагын урамга чыгып каршы алыгыз. Янгыннан сак булыйк! 

Фото: https://www.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев