Ярдәмне озаттык
Теләче районы халкы да «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясенә теләп кушылды.
Берничә көн дәвамында район үзәгендә тиз бозылмый торган азык - төлек, җылы кием- салым, гигиена кирәк- яраклары һәм бәрәңге җыелды. Бүген җыелган әйберләр зур йөк машинасына тутырылып Луганск республикасының Лисичанск шәһәренә озатылды. Район башлыгы изге эштә катнашкан райондашларыбызга рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев