Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Ярыш кызганнан - кыза

Районыбыз кырларында тулы куәткә 2025 елы урагы бара. Игенче - механизаторларыбызның уракка төшкәннәренә санаулы гына көннәр үтсә дә, алар арасында инде лидерлар бар.

Мисал өчен, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 29 июль иртәсенә алынган “Ярыш экраны”нан күренгәнчә, игеннәрне теземнәргә салуда “Алан” акционерлык җәмгыятендә, “Макдон” комбайнын иярләүче Рамил Сибгатуллин белән Айрат Сабиров алда баралар. Игеннәрне суктыруда, “АКРОС - 585” комбайны белән Ринат Афзалов (җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән), Ринат Гатауллин, Илһам Мөҗипов, Рәдис Сәхәбиев, Марат Вәлиуллин (“Алан” акционерлык җәмгыятеннән), югары егәрлекле “РSМ - 161” комбайны белән Данил Шигаев, “Класс - Тукано - 580” комбайнында Мәүлетҗан Хәбибуллин, Ильяс Җәләлетдиновлар (җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән) фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшлиләр. Бүген алар көн каһарманнары.

Фәнил Гаязов 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев