“Яшь журналист” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләдек
Бүген Бичер авылы клубында (К. Мирәтәк) ветеран журналист, 40 елга якын ГТРК “Татарстан” каналында “Авыл офыклары” тапшыруын алып баручы райондашыбыз Зыятдинов Галәветдин Фәхретдин улына багышланган искә алу кичәсе узды. Исән булса аңа 83 яшь тулган булыр иде.
Авыл үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барган чарада Гәләветдин абыйның туганнары, авылдашлары, районыбыз җитәкчеләре, аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, укытучылар, "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре һәм укучылар катнашты. Аның турында истәлекләр барланды, тормыш юлы искә алынды.
Шулай ук, бүгенге чарада, "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге һәм “Татарстан” ДТРК тарафыннан, якташыбыз истәлегенә багышлап уздырылган «Яшь журналист" икенче район бәйгесендә катнашучыларны да бүләкләү тантанасы узды - аларга дипломнар, акчалата һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бүләкләнүчеләр исемлеге түбәндә:
-“Репортаж” номинациясе
1 урын Азалия Мифтахова, Саба районы
2 урын Фирзәр Шәймәрданов, Олы Мишә
-“Шәхес” номинациясе
1 урын Әдилә Шигабиева, Үзәк
2 урын Финзия Әсхәдуллина, Балтач районы
3 урын Илдан Бәдретдинов, Үзәк
-“Халык традицияләре” номинациясе
1 урын Азалия Мифтахова, Саба районы
2 урын Энҗе Рахматуллина, Казаклар
3 урын Динә Ибраева, Шәтке
-"Гаилә» номинациясе
1 урын Айзилә Гәрәева, Теләче
2 урын Данияр Рахматуллин, Сауш
Махсус бүләк - Наил Мөхәммәтшин, Сауш
Бәйгене оештыруда зур ярдәм күрсәткәне өчен Гәләветдин абыйның улы Альберт Зиятдиновка һәм кызы Татьянага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Зөлфия Ибраһимова фото һәм видеорепортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев