Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшелчә үстерүче бабай

Олы Мишә авылында яшәүче Мирсәет абый Салихов үзенең туган көнен билгеләп узды. Аны гомер бәйрәме белән башкарма комитетның эшләр белән идарә итүче Ирек Һадиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Фиргать Билалетдинов тәбрик итте.

Алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. “Оныкларның исәбе юк инде”,- диде  Мирсәет абый сөйләшү барышында.  Бүген ул улы Мидхәт, килене Венера тәрбиясендә яши. Себер ягына барып төпләнгән якыннары соңгы елларда еш кайтып йөрсәләр, хәзер инде әтиләренә ярдәм кирәк булгач биредә яшиләр. 95 яшен тутырган юбилярның бүген дә хәтере сөбханалла.

Бу хакта тулырак район газетасының киләсе санында.

Эльмира Котдусова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев