Бүген 4 нче сентябрь көнне Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Яшь сайлаучылар клубы әгъзалары - 11 нче сыйныф укучыларының Теләче муниципаль районы җитәкчелеге һәм район территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары белән очрашуы булып узды.
Әлеге чарада 8 нче сентябрьдә узачак җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар турында мәгълүмат җиткерелде. Беренче тапкыр сайлаучыларга сувенирлар өләшү булды. Яшьләргә сайлауларда катнашуның мөһим гражданлык бурычы булуы аңлатылды.
Нет комментариев