Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшүсмер кызлар туп суга

“Батыр” спорт комплексында 2007 – 2008 елларда туган кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге ярышлары бара.

Кичә төштән соң  тантаналы шартларда башланып киткән ярышта егерме бер район командасы көч сынаша. Ярышлар бик мавыктыргыч һәм киеренке бара.Кичә безнең кызлар Менделеевск командасына 2:1 исәбе белән оттырсалар, бүген исә Зәй һәм Баулы командаларын 2:0 исәбе белән оттылар. Иртәгә безнең район командасы Сарман кызлары белән көч сынашачак. Аларга бу уенда һәм алдагыларында (аларын да уйнарга насыйп булсын) уңышлар теләп калыйк.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев