Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Язгы каникуллар

Дүшәмбедән балаларның юлларда имгәнүен кисәтүгә юнәлдерелгән “Язгы каникуллар” оператив-профилактика чарасы башлана. Шул максаттан автомобильләрдә яшь пассажирларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәү фактларын ачыклау максатыннан тишерүләр үткәреләчәк.

Республикабыз, шул исәптән районыбыз юлларында балалар белән бәйле күпсанлы юл-транспорт фаҗигалары теркәлүе, аларда дистәләгән баланың үлүе, имгәнүе каникул чорында барыбыздан да уяу булуны таләп итә. Шулай ук республикада балаларның машинага тапталуның очраклары еш кабатлануын күздә тотып, ЮХИДИның район бүлеге хезмәткәрләре автомобильдә йөрүчеләрне урамнарда үтә игътибарлы булырга чакыра. Чара язгы каникул төгәлләнгәнче дәвам итәчәк.

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев