Ифтарлы көрәш бәйрәме
Бүген көрәш буенча, 2011 нче елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында, ТР билбау көрәше федерациясе президенты, Казан шәһәре көрәш федерациясе һәм «Зилант» спорт клубы җитәкчесе, милли көрәш буенча спорт остасы, «Интерметтрейд» ҖЧҖ генераль директоры Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына, ачык Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды.
Көрәш турниры дога белән башланып китте.
Көне буе барган киеренке ярышта командалар беренчелегендә беренче урынга Теләче районы командасы чыкты. Җиңүче Теләче командасы шәхси эшмәкәр Илдар Фазылҗанов әзерләгән символик бүләк - тәкә белән бүләкләнде.
Ярышлар тәмам булгач, Расих Әхмәт улы тарафыннан «Гурман» кафесында яшь көрәшчеләр һәм тренерлар өчен Ифтар ашы үткәрелде. Сигезенче тапкыр үткәрелгән ачык көрәш турниры турында тулырак «Теләче» газетасыннан укый аласыз.
Түбәндә Фәнил Гаязов фоторепортажы.
Чарадан туры эфирлар:
https://vk.com/wall-51900791_57956
https://vk.com/wall-51900791_57957
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев