Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Игътибар - балалар!” акциясе

26 августтан республикабыз, шул исәптән районыбыз юлларында “Игътибар - балалар!” профилактик акциясе башланды.

Ул 8 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Статистик мәгълүматлар балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең август-сентябрь айларында бермә-бер артуын күрсәтә. Чөнки бу чорда озакка сузылган җәйге яллардан соң алар юл кагыйдәләрен оныталар, юлларда йөрү буенча уяулыкларын югалталар. Шау-шулы, мул транспортлы урамга кереп китү өчен билгеле бер күнекмәләр булу зарур.

Көндәлек гамәлләр күрсәткәнчә, ата-аналар кагыйдәләрне үзләре еш бозалар, аларны төгәл үтәмиләр, начар үрнәк күрсәтәләр. Мисал өчен, беришләре онытуны сәбәп итеп, балаларын махсус утыргычсыз йөртәләр, янәшәдә генә җәяүлеләр кичүе була торып та, тиешсез урында юл аркылы чыгалар. Яңа уку елы башланганда әти-әниләр балаларын, бигрәк тә башлангычта укучыларны мәктәпкә кадәр озата барырга һәм каршы алырга бурычлы.Бу очракта иң үтемле тәрбия һәм белем бирү чарасы - әти-әни үрнәге, - ди юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе полиция капитаны Илнур Кәримуллин.

“Игътибар - балалар!” акциясе барышында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, “Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова белән берлектә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булып, мәктәп автобусларында балаларны йөртү, җәяүлеләр кичүендә юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә һәм яктылык кайтару элементларын пропагандалауга, аларны халык, бигрәк тә, балалар арасында популярлаштыруга зур игътибар бирәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев