Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Икмәк кадере

Бүген, ягъни 18 ноябрь көнне, Лесной бистәсе клубында укучы балалар тарафыннан язучы Галимҗан Гыйльмановның “ Кәнфитләр патшалыгында” әсәре буенча күрсәтелгән спектакльдә сүз әнә шул хакта барды.

Спектакль барышында, Бөек Ватан сугышы елларында хөкем сөргән ачлык турында сөйләгәндә тамашачыларның, бигрәк тә өлкән буын кешеләрнең күзләре яшьләнде.  Украинада махсус операция барган, өлешчә мобилизациягә һәр авылдан диярлек ир-егетләребез киткән бу көннәрдә икмәк, өстәлләр муллыгы, бөтенлек һәм тынычлык темасы актуаль. Сәхнәдән тәкъдим ителгән әсәрдә дә әлеге тема кызыл җеп булып бара. Шәт, балалар тамаша залыннан дөньдагы иң тәмле, туклыклы ризык кәнфит түгел, ә галиҗәнәп икмәк икәнен аңлап кайтып киткәннәрдер.

Яшь артистларыбызның чыгышын тамаша кылырга Олы Мәтәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, аларның укытучылары һәм тәрбиячеләре, Лесной авылының дәүәниләре килгән иде. Кыскасы, авыл халкы, бигрәк тә балалар өчен ул кабатланмас зур бәйрәм булды. Алар Лесной балаларына, аларның сәнгать җитәкчесе, клуб мөдире Гөлия Вохминага шаулатып кул чаптылар, өйләренә чиксез рәхмәтле булып таралыштылар. Үзләренә олугъ рәхмәтне әти-әниләр һәм бакчага йөрүчеләр исеменнән Лесной балалар бакчасы директоры Диләрә Исламова җиткерде. Шулай ук үзенең спектакль, балалар уены, авылдагы мәдәният эшенең торышы турындагы позитив уй-фикерләрен район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов та ирештерде. Азактан тамашачылар, яшь артистларыбыз белән бергә мичтә пешерелгән арыш ипиен авыз итте. Мин дә авыз иттем. Нәкъ без балачакта әбием пешерә торган арыш ипие. Аның тәмлелеген белсәгез иде. Белеп калыгыз, арыш ипиенең иң тәмле җире - кетер-кетер итеп кимерә торган өлеше, кырые. 

Исегезгә төшерәбез, Лесной балалары тарафыннан әзерләнгән зур тәрбияви мәгънәгә һәм көчкә ия спектакль Россиядә халык сәнгате һәм  матди булмаган мирасны саклау елына багышлап үткәрелүче районкүләм театр фестивале кысаларында күрсәтелде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев