«Иң яхшы якташлык җәмгыяте» республика конкурсының бүләкләү тантанасы узды
Район яңалыклары

«Иң яхшы якташлык җәмгыяте» республика конкурсының бүләкләү тантанасы узды

Казанда 2025 ел йомгаклары буенча «Иң яхшы якташлык җәмгыяте» республика конкурсының бүләкләү тантанасы узды.

Чарада Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин, ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ибраһимов катнашты.

Конкурс лауреатларына мөрәҗәгать итеп, Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин Якташлык җәмгыятьләренең муниципаль җитәкчелек белән республика шәһәр һәм районнарыннан чыккан якташлар арасында нәтиҗәле элемтәләр урнаштыру буенча зур эш алып баруын билгеләп үтте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 15 якташлык җәмгыяте лауреат итеп билгеләнде. Алар арасында Теләче «Якташлар» җәмгыяте 4 урында! 


Нет комментариев