«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабында
Балтач районында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды.
Безнең районны Олы Мишә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәхабиева Люция Заһит кызы тәкъдим итте. Бәйге барышында 6 районнан килгән укытучылар дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Жюри
нәтиҗәләрне март аенда игълан итәчәк. Люция Заһит кызына иҗади уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев