«Иң шәп сыерчык» оясы район бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
Бүген Шәтке авылында милли бәйрәм - «Нәүрүз» бәйрәме узды.
Бәйрәмгә килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гиниятуллин сәламләде.
Җиңүчеләр бүләкләнде.
Чарада шулай ук, "Иң шәп сыерчык" оясы район бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде. Бүләкләрне «Теләчеинформ» мәгьлүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин һәм Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт тикшерүе бүлегенең Теләче районы буенча район (районара) башлыгы Эмиль Гаязов тапшырды.
Шулай ук, Шәтке урта мәктәбе директоры чыгыш ясап, балаларга һәм аларның әти-әниләренә зур рәхмәтен җиткерде.
Һәм әлбәттә, инде алдан хәбәр иткәнебезчә , "Теләче" район газетасына язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатылды.
Чара авыл үзешчәннәре һәм бәйрәмнең махсус кунагы Радик Газизовның матур җырлары белән үрелеп барды. Кызыклы уеннар уйналды. Бәйрәмгә килгән халык тәмле ботка, кайнар чәй һәм коймак белән сыйланды.
Чараны оештыруда ярдәм күрсәткән барлык иганәчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Эшләрегез һрвакыт уң булсын!
Фоторепортаж: https://tulachi.ru/news/rayon-yaalyklary/satke-avylynda-uzgan-nauruz-bairamennan-fotoreportaz
Чарадан туры эфирны әлеге сылтама аша карый аласыз: https://vk.com/wall-51900791_58609
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев