“Иң төгәл машина йөртүче” район бәйгесе бара
Республикабыз юлларында көн саен йөзләгән аварияләр теркәлә. Аларда бер гаебсез күмпе кеше тән җәрәхәте ала, күпме кешеләр һәлак була.
Юлларда юл һәлакәтләрен киметү максатыннан, “Теләче” газетасы, районның ЮХИДИ бүлеге һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең Саба районы бүлеге белән берлектә, машина йөртүчеләр арасында “Иң төгәл машина йөртүче” район бәйгесе бара.
Бәйгедә катнашу өчен машина хуҗасының ел буена юл кагыйдәләрен бозмыйча йөрүе таләп ителә. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә! Сездән гаризалар көтеп калабыз!
Кадерле райондашлар! Үзегезнең һәм якыннарыгызның тормышын куркыныч астына куймавыгызны һәм юлларда сак булуыгызны сорыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев