Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Җиңүләре белән котлыйбыз

Саба мәдәният йортында Шәүкәт Биктимеров исемендәге XXIII Республика балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы булып узды

Сайлап алу турында  барысы 28 театраль күренеш тәкъдим ителде. Алар арасыннан иң яхшы 11 коллектив йомгаклау этабына сайлап алынды. Конкурс эшләрен Татарстан Республикасының халык артисты Фәридә Мирхафизан кызы бәяләде. Ул катнашучыларга ихлас рәхмәтен белдерде һәм аларның башкару осталыгын билгеләп үтте. Әлеге бәйгедә Алан урта мәктәбенең "Нәни энҗеләр" балалар театр коллективы кечкенәләр төркемендә 2 нче урынны яулады. Ә  1нче сыйныф укучысы Ләйлә Нурисламова "Иң яшь актер" исеменә лаек булды. Балалар иҗат үзәге, Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбе "Нур" балалар театр коллективы  3 нче урынны алды. Без балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев