«Йолдыз десанты»
2 - 3 октябрь көннәрендә район мәдәният йортының «Йолдыз десанты» агитбригадасы (Рәзилә Гәрәева җитәкчелегендә) Шәтке һәм Казаклар авылында концерт программасы белән чыгыш ясады.
Концертта авыл клублары мөдирләре Гөлнур Гыймранова, Гүзәлия Җамалиева, Эльмира Кәримова, Флүрә Габдуллина, Мөнәвәр Мөхәммәдиев, Зилә Хәсәнова, Әкълимә Мәгдиева, Лилия Солтанова, Фидания Абдуллина, Гөлназ Мөхәммәтгалиева, Флүзә Галәвиева, Фидаил һәм Флүзә Сәгъдиевлар, Марат һәм Рәзилә Гәрәевлар катнашты. Алар тарафыннан туган як, мәхәббәт турында җырлар, шулай ук Өлкәннәр көненә багышланган композицияләр яңгырады. Һәр узешчэн бәйрәмгэ кабатланмас атмосфера тудыруга үз өлешен кертте.
Тамашачыларны Радмилла Гайнетдинова башкаруындагы дәртле халык биюләре дә сөендерде. Сәрия Гарипова һәм Гөлнур Гыймранова үзләренең юмористик күренешләре белән программага аерым төсмер өстәделәр.Идел Усманов баянда татар халык көйләрен башкарып, тамашачыларның күңелләренэ җылылык өстәде.
Концертны Райхана Антонова һәм Равил Нәсыйбуллин алып барды. Чараның акустик яктан тәэмин ителешен тавыш операторы Аяз Ринатович башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев