Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йомгаклау утырышы үтте

Район хакимиятенең кече киңәшмәләр залында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 2022 ел нәтиҗәләре буенча йомгаклау утырышы үтте.

Биредә көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр каралды, комиссия вәкилләренең аерым чыгышлары тыңланды. Булган проблемалар турында уртага салып сөйләшенде. Шулай ук комиссия составы вәкилләренең, яңа ел каникулларында, социаль яктан куркыныч тудыручы гаиләләрне һәрдаим күз уңында тоту максатыннан махсус күчмә графигы расланды. Киңәшмә ахырында бу елда конкурсларда катнашып призлы урыннар яулаган комиссия әгъзасы, Теләче урта мәктәбенең милли тәрбия бирү буенча директор урынбасары Лилия Рәис кызы Кыямовага, комиссия рәисе, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Сәет улы Гыйниятуллинның  рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук комиссия сәркатибе Зилә Фәннүр кызы Саттарованы яңа гына тормыш коруы белән тәбрик итеп, комиссия әгъзалары гаилә бәхете, озын, бәрәкәтле гомер теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев