Йорт тирәң тәртиптәме
2 декабрь көнне Теләче авылы, Олы Тау башы (Б.Нагорная) урамында район хакимияте тарафыннан урамның төзекләндерелеше тикшерелде.
Кимчелекләре булган җир кишәрлекләре милекчеләре белән әңгәмә үткәрелде. Нәтиҗәдә 7 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Шул ук вакытта кимчелекләр гражданнар тарафыннан игътибарсыз калмады, административ комиссия кисәтүләренә аеруча җаваплы караган күпчелек йорт хужалары өй тирәләрен тәртипкә китерделәр. Аларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Хуҗалыкларын рәткә китермәгән милекчеләр, киләсе елның Икеайлыгы вакытында аерым игътибарга алыначак. Җәй көне эшләнәсе эшне, карга күмеп кулай күрүче җавапсыз гражданнарга уйланырга урын бар.
Район административ комиссиясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев