Юбилее уңаеннан, «Теләче муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде
Бүген, 24 нче январь көнне, Россиянең атказанган фермеры, РСФСР ның спорт остасы, легендар көрәшче, тренер, районыбызның күренекле шәхесе Гыйниятуллин Сәгыйть Шәрифулла улының туган көне - 65 яшьлек юбилее!
Хөрмәтле Сәгыйть Шәрифуллович! Сезне район Советы, башкарма комитеты, районыбызның барлык көрәшчеләре һәм спортчылары исеменнән туган көнегез - юбилеегыз белән ихлас котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телибез! Районыбызда милли көрәшебезне үстерү, популярлаштыруга, фермерлык хәрәкәтен үстерүгә керткән зур өлешегез өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезнең кебек шәхесләребез - районыбыз горурлыгы!

Сәгыйть Шәрифулла улы районның социаль-иктисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм юбилее уңаеннан, "Теләче муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев