Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Юл куркынычсызлыгы буенча киңәйтелгән утырышта

Бүген муниципаль район Советының зур утырышлар залында юл куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комисясенең киңәйтелгән утырышы булып үтте.

Илнур Хамидуллин рәислегендә узган утырышта Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Илнар Зиннәтуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге директоры Ленар Хуҗин һәм районның “Хуҗалык - эксплуатация конторасы” җитәкчесе Зөлфәт Абдуллин чыгыш ясады. 

Утырышта юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең республика Идарәсенең оештыру һәм аналитика бүлеге өлкән инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Альфред Гыйльмуллин катнашты. 

Киңәйтелгән утырышта йомгаклау сүзе белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин чыкты. Чыгышының азагында ул: “Әлеге юнәлештә җаваплы ведомстволар тарафыннан аз эш башкарылмый. Уңышларыбыз да бар. Әмма ирешелгәннәр чик түгел. Районда юл - транспорт һәлакәтләрен булдырмау һәм аларны  кисәтү эшен шул югарылыкта дәвам итәргә кирәк”, - дип белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев