Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Аны район башлыгы Нәҗип Хаҗипов алып барды.

Җыелышта ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары  һәм башка җаваплы белгечләр катнашты. Утырыш күңелсез статистиканы яңгыратудан башланды.

– 11 ай нәтиҗәләре буенча 14  юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.  Анда бер кеше һәлак булган,  20 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.  Спиртлы эчемлекләр кулланган шофер гаебе белән дә ике юл һәләкәте теркәлгән. Ни кызганыч, балалар белән бәйле дә бер очрак бар - юл һәләкәтендә ике бала зыян күрә.  Бу роль артындагы кеше юл йөрү кагыйдәләрен  тиешле дәрәҗәдә үтәмәгәнлектән килеп чыга.

Юлларда иминлек кагыйдәләре турында балалар белән даими сөйләшергә кирәк. Бу каникуллар башланганда да,  һәрчак актуаль, – дип кат-кат искәртелде чыгышлар барышында. Район мәгариф бүлеге белгече чыгышында бу аеруча ачык чагылды.

Эльмира Котдусова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев