“Юлда күренеп тор!” дип исемләнгән акция үткәрелде
Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында “Юлда күренеп тор!” дип исемләнгән акция үткәрелде.
Әлеге чара зурлар төркеме балалары аларның тәрбиячеләре Хафизова А. Р., Кыямова А. Н., Саетова Д.Р., Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе дәүләт инспекторы Л. Т. Кыямов, "ТР Юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" ДКУ оештыру-аналитика бүлегенең җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. белән берлектә узды. Акциянең максаты-район халкына юлда өлкән яшьтәге кешеләрнең иминлеге турында мөһим мәгълүмат җиткерү. Балалар өлкән буын вәкилләре белән рәхәтләнеп аралаштылар, өлкәннәр өчен дә, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен дә гади, әмма мөһим киңәшләр булган буклетлар тараттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев