Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Юллар яхшыра, аварияләр арта…

Узган ел белән чагыштырсак, үлем-җитем очраклары 25 %ка арткан.

Ярамаган җирдә машиналарны узарга чыгучылар, рульгә исерек килеш утыручылар, саклык каешын эләктереп йөрмәүчеләр аеруча борчуга сала. Бер рәхәтнең мең михнәте дигәндәй, юллар таләпләргә ныграк туры килгән саен аварияләр саны арта.  Быел республика юлларында 128 авариядә, 164 кеше тән җәрәхәте алган, 27 кеше һәлак булган. Юл кагыйдәләрен бозмасак, кайгы-хәсрәтләр дә булмас иде. Фаҗигаларның күбесе каршы як полосага чыгу, җәяүлеләрнең кайда эләкте - шунда юл аркылы чыгуы аркасында килеп чыга.

Узган ел машиналар кара-каршы бәрелешеп, 175 кешенең гомере өзелгән. Фаҗигаларның яртысы алдан баручы машинаны ярамаган җирдә узарга маташу аркасында килеп чыга. 900 тапкыр җәяүлеләрне бәрдергәннәр. Нәтиҗәдә, 67 кеше һәлак була. Күпчелеге үз игътибарсызлыгы аркасында һәлакәткә юлыккан. Җәяүлеләр кичүе булган урыннарда һәлакәтләр саны кимрәк, - ди автоинспекторлар.

Соңгы еллардагы күрсәткечләрне анализлагач, февральдә аварияләр саны тагын да күбәер дип фаразлыйлар. Чөнки температура үзгәрә башлавы, каршы як полосага чыгып, бәрелешү очракларын кисәк арттыра икән. 

Юлларда игьтибарлы булыйк! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев