Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлларда сак булыгыз!

Җәяүлеләр - юл хәрәкәтендә канашучыларның иң нәзберек категориясе. Кызганыч, без - җәяүлеләрнең күбесе юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәми. Быел республикада җәяүлеләр белән бәйле 188 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 12 кеше үлгән, 186 сы төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган.

Башкаларның сәламәтлеге һәм гомере безнең гамәлләргә бәйле булуын онытмыйк. Моның өчен юл аша фәкать җәяүлеләр кичүендә генә һәм сезне үткәрәчәкләренә ныклап инангач кына чыгу зарур. Яктылык кайтару элементлары булган кием кию шарт. Алар сезне тәүлекнең караңгы вакытында да ерактан ук күрсәтеп торачак. Юлларда балаларны дөрес йөрергә өйрәтегез, юл кичүенә җиткәндә йөртүчеләр кичекмәстән тизлекне киметергә бурычлы. Үзегезнең һәм башкаларның сәламәтлеге, гомере хакына юлларда сак булыгыз.  

 

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев