Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлларда сак булыйк!

Техника саны көннән-көн арта барган заманда яшибез. Бу, әлбәттә, исәпсез-хисапсыз булып тоелган транспорт чаралары белән оста идарә итүне, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүне, һәрдаим уяу, сизгер, игътибарлы булуны сорый.

Мәктәпкә хәзер балалалар тиз йөрешле велосипедлар белән йөрергә ярата. Иртән без аларны эшкә ашыкканда, яки кайтканда еш очратабыз. Араларында юл йөрү кагыйдәләрен тиешле дәрәҗәдә үтәп йөргәннәре булса да, араларында игътибарсызлары да юк түгел. Ә бит, гади генә кагыйдәләрне үтәү безне бик күп күңелсез хәлләрдән йолып кала.

 

Велосипедта йөргәндә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк дип искәртә безне районның ЮХИДИ хезмәткәрләре:

– 7 яшькә кадәрге балалар тротуардан һәм велосипед юлыннан өлкән кеше озатуында йөрергә тиеш;

– 14 яшьтән өлкәнрәкләргә исә, югарыда саналган урыннардан тыш, велосипедчылар полосасыннан да йөрергә рөхсәт ителә;

– тәүлекнең караңгы вакытында велосипедчыга яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга киңәш ителә.

 

Юк куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе Илнур Хамидуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев