Кадерле туган
Теләче районы Шәтке авылында гаиләдә дүртенче бала булып бер кыз дөньяга килә. Кечкенә генә кызчык барысын да үзенә буйсындырып каратып тора.
Уйнарга яратучы абыйсы, апалары да аның яныннан китә алмый. Елтыр күзле, елак кыз өчен кечкенәдән туганнары нишләргә белми. Әйтерсең, шул ук вакытта кечкенә Рәзифәгә олы туган җанлык, кешелеклек кебек сыйфатлар сеңгән. Тәпи йөри башлагач, аңа күз дә иярми башлый. Әле генә өйдә булган кыз, шул арада, абыйсы янына чыгып мотоциклның бишегенә кереп утырган. “Әйдә, абый мине ал дип елмайган кызны, алмас җиреңнән үзең белән аласың. Абыйсы: “Син елаганга күрә генә әти мотоциклны бирде дип балачак хәтирәләрен яңарта. Ул арада бөтерчек Рәзифә апалары янында кайнаша. Мең дә бер сорау бирүче, һәр нәрсә белән кызыксынучы кызга җавап кына табып бетер. Әти-әниләре балаларның дустату үсүен хезмәт белән тәрбияли. Чишмәдән су ташу, гектарлап бүлеп бирелгән чөгендер басуы, хуҗалыктагы тавык та чүпләп бетермәслек эшләрдән Рәзифә дә читтә калмый. Эшне пөхтә итеп, җиренә җиткереп башкара. Җитез кызның апаларына, әтиәнисенә ярдәм иткәч вакыты да күп кала. Классташлары, авыл балалары белән ниләр генә уйнамыйлар, нәрсәләр генә уйлап тапмый. Һәр уенның башында Рәзифә тора. Кулына таяк алган кыз барысын да җыеп дәрес бирә. Усал малайлар да “укытучы апайларын” да тыңлый. Җәй көне башланган дәресләрен кышын да дәвам итә, иптәшләренең йортлары сыйныф бүлмәләренә әйләнә. Ул вакытта йортларны такта белән бүлү башланган була. Мәктәптә инде укытучы булам дигән кыз, өйдә бүлмә Стеналарын кара такта итә. Бу хитмәтне күреп әтисе сүзсез калса да, яраткан төпчек кызын әрли алмый, матур итеп аңлатып, сөйләшкәннән соң, авыр булса да Рәзифәгә бу гадәтен ташларга туры килә. Мәктәптә яхшы укыган, ярдәмчел кыз барысы белән дә уртак тел таба. Ярдәм кирәк чакта, һәрчак беренче булып, үз артыннан башкаларны ияртә. Һөнәр сайлау алдында калгач, ике дә уйламый Казан дәүләт педагогия университетының тарих, татар теле факультетына укырга керә. Бик тиз группадашлары арасында да үз кеше булып китә. Һәрчак шат күңелле, елмаеп торучы Рәзифәгә барысы да тартыла. Шау-шулы студент еллар да артта кала. Кулына диплом алган кызны, яраткан укучысын Шәтке мәктәбе коллективы көтеп ала. Пионерважатый булып эшли, директорның тәрбия-укыту буенча урынбасары кебек җаваплы вазыйфаларны башкара. Елмаеп торучы, балаларга кычкырмаучы Рәзифә Хәкимҗан кызын башлангыч һәм югары сыйныф укучылары да үз итә. Ун елга якын балаларга дәрес тә хәзерләтә. Соңгы елларда укучыларга татар теленнән белем бирә. Намуслы хезмәте өчен район, республикадан күп санлы рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Утыз елга якын балаларга белем, тәрбия биргән укытучы өчен иң кадерлесе элеке укучыларның игътибары, хөрмәте. Авылдашы Рәшит белән дусларының туенда дуслашып, очрашып йөри башлыйлар. Бик күп туйларда шахит булып йөри торгач, кавышып та куялар. Гаиләне тулыландырып, ике малай, бер кыз туа. Бүген балалар әти-әниләренең горурлыгы. Олы уллары югары белем алып, яраткан хезмәтендә, икенче уллары да башкалада укуын дәвам иттерә. Кызлары мәктәптә белем ала. Бүген сеңлем Рәзифә туганнарының, якыннарының олы таянычы, терәге. Киңәшкә, ярдәмгә һәрчак аның ишеген шакыйлар. Ә юбиляр бүген үзен бик бәхетле саный. Якыннарының кадер, хөрмәтен тоеп, тормыштан ямь, тәм табып яши торган ханым, булганына канәгать, шөкер итә. Ә бит бәхет төшенчәсе күп кырлы. Үз кулларың белән төзегән бәхет аеруча кадерле. Тормыш иптәше Рәшит белән бер-берсенә терәк, кирәк булып, акрын гына тормыш сукмаклары буйлап атлыйлар. Яраткан гаиләң, хезмәтең булу хатынкыз өчен зур байлыклардан да кадерле. Менә ничә еллар инде Рәзифә Хәкимҗан кызы һава торышы нинди булуга карамастан, һәрчак яхшы кәеф белән яраткан укучылары янына ашыга. Төннәрен дәфтәр тикшерү, бетмәс-төкәнмәс тормыш мәшәкатьләре дә аның күңелен каралта алмый. Ямьле май аенда тугангамы аның күңеле һәрчак изгелектә, матурлыкны, яхшылыкны күрергә омтыла. 29 май көнне Рәзифә Хәкимҗан кызы Габделхаеваның туган көне - 50 яшьлек юбилее. Безнең өчен иң кадерле булган кешебез! Сине олы бәйрәмең туган көнең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет, шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулыксәламәтлек телибез. Кайгы хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның, туганнарыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Фирдания Мәүлиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев