Кайда татар - шунда Сабантуй!
Дөньяда татарның иң милли һәм күркәм бәйрәме Сабантуйлары гөрли. Дөньяда татар булмаган, татар яшәмәгән җир бар микән ул? Кайда татар - шунда Сабантуй!
17 июнь көнне аны Чиләбе шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез белән ут күршеләребез, тугандаш халык - башкортлар да бәйрәм итте. Бәйрәм шатлыгын Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Лилия Сафиуллина һәм Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендәге үзешчән сәнгать осталарынннан һәм көрәшчеләрдән торган районыбыз делегациясе дә бүлеште.
Күңелдә фәкать искиткеч хатирәләр генә калдырган 2023 елгы Чиләбе шәһәре Сабантуе чагылышын сез түбәндәге фоторәсемнәрдә күрәсез. Бу юлы да (быел өченче тапкыр! 2017, 2022 елларда да катнашкан идек - Ф.Г.) үзешчән сәнгать осталарыбыз, көрәшчеләребез бик лаеклы чыгыш ясап кайтты. Соңыннан, Чиләбе өлкәсе закон чыгару Җыены депутаты, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Елена Колесникова шәхсән үзенең, шәһәр халкының чиксез рәхмәтле булуын җиткерде.
Фәнил Гаязов
Бәйрәмнән фоторепортаж сылтама аша: http://tulachi.ru/photo/telacelar-cilabeda
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев