Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Кар чанасы» темасына «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде

20 гыйнвар көннеТеләче районының МБГУ «Кече Кибәхуҗа төп гөмуми белем бирү мәктәбе» ндә ТР Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең Теләче районы буенча бүлеге тарафыннан «Кар чанасы» темасына «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде.

Анда ТРның Теләче районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге баш дәүләт инженеры-инспекторы Ильфар  Баев  тарафыннан квадроцикллар, кар чаналары белән идарә иткән вакытта юл һәлакәтләренә китерергә мөмкинлеге, шулай ук куркынычсызлык чаралар турында дәрес үткәрде. Әңгәмә барышында кар чанасын куллану өчен аларны теркәү, йөртү таныклыгына укыту һәм җәза чаралары, шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында кар чаналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы турында сүз барды, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев