“Каршы як полоса” операциясе башланды
Ул 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
10 июньнән республикада “Каршы як полоса” операциясе старт алды. Ул 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Узган биш айда 95 юл фаҗигасе теркәлгән (шуларда 35 кеше һәлак булган, 167 се төрле тән җәрәхәтләре алган). Алдагы машинаны уза башлаганчы, машина йөртүче маневрның куркынычсызлыгына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачауламавына инанырга тиешбез. “Узып китү тыела” билгесе гамәлдә булган зонада, “тоташ линия” тамгасы булганда, куркыныч борылышларда һәм башка төр куркыныч урыннарда “обгон”га керү тыела ләбаса...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев