Картинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышларында катнаштылар
Район яңалыклары

Картинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышларында катнаштылар

17-18 нче июнь көннәрендә Чаллы шәһәрендә картинг буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең 2 нче этабы узды.

Теләче районыннан катнашучылар:  Кәрмулиин Ранис («Хонда-270»),  Гарифуллина Руфина  («Хонда-270»),  Ибраһимов Ислам ( "Хонда-2002") , Нәбиуллин Әнәс («Хонда-200»).  Ә ике спортчы - Каримуллин Ранис һәм Нәбиуллин Әнәс  Саба районының Лесхоз бистәсендә узачак ТР беренчелегенең финал ярышларына үттеләр.  ДОСААФ җитәкчелеге тренер -механик  Илшат Шәрәфиевка   зур рәхмәтен җиткерә! 


Нет комментариев